news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакын арттыруны хуплады

Әлеге карар 3,7 миллион хезмәткәргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче 2,2 миллион кешегә кагылачак.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 11 280 сумга кадәр арттыруны хуплады. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән, РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Закон проектында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын аена 11 280 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Бу сан хезмәткә сәләтле кешеләрнең 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә», - дип әйтте хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.

Топилин искәрткәнчә, 2018 елның гыйнвар-апрель айларында минималь хезмәт хакының аена 9489 сум итеп билгеләнүен исәпкә алсак, 1 гыйнвардан ул уртача алганда аена 6,4 процентка артачак.

Министр шулай ук «2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы арту 3,7 миллион хезмәткәргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүче 2,2 миллион кешегә кагылачагын» әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100