news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте Миңнеханов мөрәҗәгатеннән соң ялган техосмотр проблемасын хәл итәчәк

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Хөкүмәткә ялган техосмотрга шикаятьләрне өйрәнергә йөкләде.

(Казань, 27 апреля, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Премьер-министр Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатеннән соң ялган техосмотр проблемасын хәл итәргә керешә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

Узган атнада Татарстан Президенты катнашында эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узды. Ул вакытта Миңнехановка ялган техосмотр проблемасы белән Татарстан Техосмотр станцияләре ассоциациясе җитәкчесе Марат Ярмиев мөрәҗәгать итте.

“Президент бу проблема буенча документлар әзерләүләрен сорады һәм якын арада Хөкүмәт Рәисе белән очрашуда бу документларны тапшырырга һәм гражданнарны бу проблема борчуын әйтергә әзер булуын белдергән иде. Бу көннәрдә Хөкүмәт Рәисе белән очрашуда ул әзерләнгән документларны тапшырды”,- диде Галимова.

Дмитрий Медведев бу мәсьәләне тикшерүне Россия вице-премьеры Игорь Шуваловка һәм Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка йөкләде, диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot