news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте Мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды оештыра

Яңа структура Россиядә җитештерелгән программа тәэминатын эчке һәм тышкы базарга чыгарырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Мәгълүмати технологияләрен үстерү фонды булдыру турындагы карарга кул куйган. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайты хәбәр итә, дип яза ТАСС.

"Фонд Россиядә программа тәэминаты, фәнни, фәнни-техник, инновацион эшчәнлек һәм мәгълүмати-коммуникацион өлкәдә инновацион инфраструктураны үстерүне алга җибәрү максатында төзелде”, – диелгән хәбәрдә.

Яңа структура Россиядә җитештерелгән программа тәэминатын эчке һәм тышкы базарга чыгарырга, шулай ук заказ бирүчеләрне табарга, аларның таләпләрен ачыкларга, продукцияләрне сынап карарга ярдәм итәчәк.

Бу эшкә әлегәчә федераль бюджетта каралган акчалар җитә, дип тә искәртелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot