news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте коры алкоголь җитештерүне тыю турындагы закон проектын хуплады

Коры алкоголь (яки порошоксыман алкоголь) дип инкапсулланган алкоголь порошогы атала. Су белән кушкач ул спиртлы эчемлеккә әйләнә.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коры алкоголь җитештерүне һәм аның әйләнешен тыюны хуплады дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.

Мәскәү өлкәсе Думасы коры алкоголь җитештерүне һәм аның әйләнешен тыю турында закон проектын кертте. Хөкүмәт закон проектын хуплаган, әмма аңа карата кайбер искәрмәләр булуын билгеләп үткән.

Әйтик, Хөкүмәт закон проектында коры алкоголь җитештерү һәм әйләнеше өчен җаваплылык булмавын белдергән.

«Россия Федерациясе хәзер күрсәтелгән продукция әйләнешен тыю актуаль булып тора, кагыйдә буларак, ул Россия Федерациясеннән читтә җитештерелә", - дип белдерелгән хәбәрдә.

Узган елның декабрендә Премьер-министр Дмитрий Медведев "алкоголь продукциясенең яңа формалары" таралуга каршы көрәш турында әйткән. Агымдагы елның мартында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2017 елдан аны сатуны тыярга тәкъдим иткән.

Коры алкоголь (яки порошоксыман алкоголь) дип инкапсулланган алкоголь порошогы атала. Су белән кушкач ул спиртлы эчемлеккә әйләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100