news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте “Казаноргсинтез” һәм “ТАИФ” өчен дәүләт гарантияләрен хуплады

“Казаноргсинтез” кредитлар буенча 10 миллиард сумлык гарантия ала, “ТАИФ” - 7,5 миллиард

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Беренче вице-премьер Игорь Шувалов җитәкчелегендәге илкүләм икътисадның тотрыклылыгын күтәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе Россия компанияләренә гомум күләме 26 миллиард сум булган “Саклык банкы” һәм “Россельхозбанк” кредитлары буенча дәүләт гарантияләре бирүне хуплады.
Хөкүмәт матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, комиссия “Казаноргсинтез” (10 миллиард сум) ААҖ, “ТАИФ” ААҖ (7,5 миллиард сум), "Уралвагонзавод”ка (3,3 миллиард сум) РФ дәүләт гарантияләрен бирүне хуплады.
Искә төшереп үтәбез, “Казаноргсинтез” ААҖ өчен кредитлар буенча дәүләт гарантияләре бирү мәсьәләсе буенча 2009 елның июлендә беренче вице-премьер Игорь Шуваловның Казанга сәфәре вакытында фикер алышынган иде. Шул вакытта И.Шувалов предприятиегә кредитлар буенча 15 миллиард сумга кадәр дәүләт гарантияләре бирү мөмкинлеге турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100