news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хөкүмәте күпфатирлы йортларда уртак милекне тоту кагыйдәләрен билгеләгән

Россия Хөкүмәте күпфатирлы йортларда уртак милекне тоту кагыйдәләрен билгеләгән

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узган брифингта, журналистларга күпфатирлы йортларда уртак милек тоту кагыйдәләре тупланган Россия Хөкүмәте Карары турында бәян ителде.

Карарның төп нигезләмәләрен массакүләм-мәгълүмат чараларына торак сәясәте һәм социаль өлкә объектларын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Евгений Волков һәм юридик бүлек башлыгы Марина Лепина төшендерде. Аларның сүзләренә караганда, уртак милеккә коридор, баскыч мәйданы, подвал, чардак, техник катлар, түбә, йортның эчке һәм тышкы диварлары, лифт, йорт урнашкан җир мәйданы, гараж, автотукталышлар, балалар спорт мәйданчыклары һәм башкалар керә. Документта әлеге объектларны тикшереп тору вазифасы милекчегә, ә техник эксплуатация нормалары үтәлеше вәкаләтле дәүләт органына йөкләнә диелә. Татарстанда ул Дәүләт торак инспекциясе. Карарда муниципалитетларга 2008 елның 1 июленә кадәр милекчедән түләү алмыйча гына җир участоклары чикләрен билгеләү киңәш ителә. 2007 елның 1 июленә кадәр исә, күпфатирлы йортларда гомуми файдаланышлы урыннарны милекчегә теркәү таләбе куела.

Әйтергә кирәк, яшәүчеләр торырга яраксыз мәйданны мөстәкыйль рәвештә арендага тапшырырыга хаклы, моңа бәйле рәвештә, йорттан файдалану чыгымнары да кимеячәк. “Нәтиҗәдә, тарифлар һәр йорт өчен аерым билгеләнергә тиеш”, - дип белдерде Е. Волков.

Моннан тыш, министрлык белгечләре торак фондның ахыргача төзекләндерелмәве проблемасын да бетерү турында программа әзерләнеп ятканын белдерде. Республикада капиталь ремонтны финанслаштырып бетермәү 13 миллиард сумнан да артып киткән. Программа 5 елга каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot