news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте иң мөһим дарулар исемлеген үзгәртте

Исемлек 758 дару препаратын үз эченә алачак.

Россия Хөкүмәте иң мөһим дарулар исемлеген үзгәртте
pixabay.com

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2020 елның 1 гыйнварыннан иң мөһим дару препаратлары исемлеге 23 позициягә киңәячәк. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев кичә шул хактагы боерыкны имзалады.

«2020 елда әлеге исемлек 758 (2019 елда 735 иде) дару препаратын үз эченә алачак», - диелә документка аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, исемлеккә 24 препарат керәчәк, әмма аларның берсе исемлеккә моңарчы кертелгән даруны алыштырачак. Кыйммәтле дару препаратлары исемлеге 12 позиция белән тулыландырылачак.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда 254 бала помпа ярдәмендә инсулин кертү өчен бушлай материаллар алачак. Инсулин помпалары өчен материалларны ташламалы медицина эшләнмәләре исемлегенә кертү турындагы боерыкны узган елның 31 декабрендә расладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100