news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына телемедицина буенча канун проектын керткән

Канун проекты нормаларын 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү күздә тотыла.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына телемедицина, аерым алганда телемедицина технологияләре кулланып, консультация һәм консилиумнар үткәрү, шулай ук электрон рецептлар бирү буенча канун проектын керткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Канун проекты гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен куллануда хокук нигезләрен булдыруга юнәлдерелгән”, – диелгән аңлатма язуында.

Канун проекты сәламәтлек саклау өлкәсендә Бердәм дәүләт мәгълүмат системасын булдыруны күзаллый.

Әлеге проект телемедицина технологияләре кулланып, консультация һәм консилиумнар үткәрү, ягъни дистанцион рәвештә табиб һәм пациент, яки аның канунлы вәкиле белән аралашуны тәэмин итү, пациент сәламәтлеге дистанцион мониторингын булдыру мөмкинлеген кертә. Шулай ук дару препаратларына, шул исәптән наркотик яки психотроплы матдәләр булганнарына да, электрон документ формасында рецепт язу һәм медицина эшләнмәләренә белешмә бирү дәкарала.

Канун проекты нормаларын 2019 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә кертү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100