news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына газлаштыру темпларын стимуллаштыру закон проектын тапшырды

Закон проектында бу эшне оештыруда җирле үзидарә органарының вәкаләтләре, хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына газлаштыру темпларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән закон проекты тапшырды. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында хәбәр ителә, дип яза «Российская газета».

Закон проектында бу эшне оештыруда җирле үзидарә органарының вәкаләтләре, хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Шулай ук газлаштыру дәрәҗәсен хисаплау методикасын эшләргә, документта төбәкара һәм төбәк газлаштыру программаларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100