Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте чит илгә чыгу рөхсәт ителгән гражданнар исемлеген киңәйтте
Исемлекне тулыландыру турындагы боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Covid-19 коронавирусы пандемиясе шартларында чит илгә чыгу рөхсәт ителгән гражданнар исемлеген киңәйтте. Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Әйтик, хәзер чит илгә хәрбиләр, Россиянең чит илдәге базалары хезмәткәрләре, хезмәттәшләрен алыштыру өчен чит ил портларына юл тоткан диңгез судносы экипажлары, шулай ук башка илләрдә төзелештә эшләүче атом-төш тармагы хезмәткәрләре чыга алачак.
Моңа кадәр әлеге исемлеккә дипломатлар, Калининградка баручы транзит пассажирлар, шулай ук туганнарын җирләү өчен чит илгә чыгучы гражданнар гына кертелде. ДНР һәм ЛНР территориясендә даими яшәүчеләргә дә чикне үтәргә рөхсәт ителә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз