Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга акча бүлеп бирә
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 12 млрд сумнан артык акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлдереләчәк. Министрлар Кабинеты киңәшмәсеннән өзек Хөкүмәтнең Telegram-каналында чыкты.
«Без бүген социаль өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга 12 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез», — дип хәбәр итте Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин.
Премьер-министр искә төшергәнчә, ноябрь ахырында РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Анда укытучы, табиб, фәнни һәм мәдәни хезмәткәрләрнең, шулай ук башка категориягә керүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру турында җентекләп фикер алыштылар.
Премьер-министр хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковтан Россия лидерының йөкләмәсен үз контроленә алырга сорады. Ул Финанс министрлыгы белән берлектә илнең барлык төбәкләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең үзләренә тиешле хезмәт хакына өстәмә алуын күзәтергә тиеш.
«Аларның хезмәт хаклары Президент указы белән билгеләнгән параметрларга тулысынча туры килергә тиеш», — диде Мишустин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз