Россия Хөкүмәте белем бирү стандартларындагы үзгәрешләрне фәнни яктан нигезләргә кушты
Мондый проектлар илнең фәнни-техник үсеш өстенлекләренә тәңгәл килү күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм аларга кертелә торган үзгәрешләрнең фәнни яктан нигезләнергә тиешлеге күрсәтелгән карарга кул куйды. Документ Хөкүмәт сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Моннан тыш, гомуми белем бирүгә кагыла торган проектлар илнең фәнни-техник үсеш өстенлекләренә тәңгәл килү күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проектларына бәйсез экспертиза үткәрүдә Россия Фәннәр академиясе һәм Россия Мәгариф академиясе катнаша.