news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте балалы гаиләләр өчен ипотека буенча яңа ташламаларны килештерде

Биредә ташламалы процент ставкасы чорын арттыру яки кредит түләү дәверендә ташламалы процент ставкасын билгеләүгә бәйле яңалыклар турында сүз бара.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ипотека алган балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа чараларны килештерде. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Гайдар форумында шул хакта сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Биредә ташламалы процент ставкасы чорын арттыру яки кредит түләү дәверендә ташламалы процент ставкасын билгеләүгә бәйле яңалыклар турында сүз бара.

Моннан тыш, Голикова 4 процентка арттыру шарты белән Россия Банкының төп ставкасы күләменнән чыгып исәпләнгән субсидияне дә телгә алды.

Тагын бер ярдәм чарасы – өченче яки аннан соңгы баласы туган гаилә бурычларының бер өлешен исәптән чыгаруга алмаш сыйфатында банкка акчаларын кире кайтару. Әлеге сумма кредит буенча әҗәт күләменең 10 процентына тигез, әмма 450 мең сумнан да артып китә алмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100