news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте балаларга өстәмә белем бирү үсеше концепциясен хуплады

Дмитрий Медведев сүзләренә караганда, 2020 нче елга 5 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге балаларның 75 процентын өстәмә белем бирү системасы белән колачлау бурычы тора

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Россия Спорт министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләнгән өстәмә белем концепциясе РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланган.

Илнең Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кичә узган Россия Хөкүмәте утырышында: “Безнең бурыч элеккегечә кала – 2020 нче елга 5 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге балаларның 75 процентын өстәмә белем бирү системасы белән колачлау”, - дип билгеләп узды.

Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов чыгышында концепцияне эшләүнең төп максатларын яңгыратты: һәр баланың үсешкә, үзбилгеләнешенә хокукын тәэмин итү, өстәмә белем бирү өлкәсендә балалар, гаиләләрнең төрле мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә мөмкинлекләрне киңәйтү.

Россия Мәгариф һәм фән, Мәдәният һәм Спорт министрлыкларының уртак фәрманы нигезендә, 2014 нче елның 15 гыйнварыннан балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбияләү буенча ведомствоара совет булдырылган.

Шуны билгеләп узарга кирәк, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы белән концепция проектын эшләү буенча эшче төркем төзелгән, аның белән җитәкчелек итү Мәгариф үсеше федераль институты директоры Александр Асмоловка тапшырылган. Эшче төркем составына өстәмә белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр, иң яхшы укытучылар, төрле тармак белгечләре кергән.

Агымдагы елның мартыннан май аена кадәр, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф үсеше федераль институты сайтында урын алган концепция проекты, читтән торып һәм кара-каршы режимда иҗтимагый фикер алышу аша узган.

Концепцияне гамәлгә ашыру барышында, бүген һәр бала өчен өстәмә белемнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру, өстәмә белем системасының эчтәлеген яңарту, балаларга өстәмә белем бирү инфраструктурасын үстерү һәм башка бурычлар тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100