Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте балаларга чит ил дарулары сатып алу өчен акча бүлеп бирде
Субсидияләр «Мәскәү эндокрин заводы»ның Россиядә теркәлмәгән 11 270 кап психотроп дару препаратына сарыф иткән чыгымнарын каплау өчен каралган.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Министрлар Кабинеты хроник авырулардан интегүче балаларга дарулар сатып алу өчен 26,1 миллион сум акча бүлеп бирде. Премьер-министр Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган боерык хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Субсидияләр «Мәскәү эндокрин заводы»ның Россиядә теркәлмәгән 11 270 кап психотроп дару препаратына сарыф иткән чыгымнарын каплау өчен каралган.
Хөкүмәт башлыгы әлеге карары хакында социаль челтәрләрдә язып чыккан. «Бу боерык шулай ук чит илдән мондый препаратларны кертергә вәкаләте булган «Мәскәү эндокрин заводы»на бездә җитештерелми торган диазепам, фенобарбитал, мидазолам, шулай ук клобазам препаратларын оператив төстә сатып алып, Россиягә китерү хокукын бирәчәк», - дип хәбәр иткән ул.
Медведев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 2023 ел ахырына кадәр балаларны авыртуны баса торган препаратлар белән тулысынча тәэмин итү өчен әлеге даруларның тиешле барлык формаларын турыдан-туры Россиядә җитештерүне җайга салу юнәлешендә эш алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз