Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хөкүмәте бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган
Закон проекты авторы Елена Мизулина Россия хакимиятенә тәкъдимне хуплаулары өчен рәхмәт белдергән.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта закон проектының авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән.
Искәртеп үтик: законда юридик затларга бәби-бокслар булдырган өчен 1-5 млн сум штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату каралган.
"Мин бу закон проектын хуплаган өчен Хөкүмәткә рәхмәтле", - дип билгеләп үткән Мизулина.
Бәби-бокс – карават белән җиһазланган урын, баласыннан баш тартырга уйлаган ана аны аноним рәвештә шунда калдыра ала. Кагыйдә буларак, бәби-бокслар медицина учреждениеләрендә яки дини оешмаларда куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз