news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте авыллар үсеше турында дәүләт программасын раслады

Дәүләт программасында авыл җирендә йорт сатып алу яки төзү өчен ташламалы кредитлар, газ һәм су белән тәэмин итү, юллар төзү дә каралган.

Россия Хөкүмәте авыллар үсеше турында дәүләт программасын раслады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ). Россия Хөкүмәте “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” дип аталган дәүләт программасын раслады. Дәүләт программасы 2020 елдан гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасын Россия Президенты йөкләмәсе буенча Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшләгән.

Ведомство хәбәре буенча, документта каралган чаралар авыл халкының тормыш һәм мәшгульлек дәрәҗәсен арттыруга, илдәге гомуми халык санында авыл халкының өлешен саклауга, авылларда тормыш өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлгән.

Аерым алганда, сүз су белән тәэмин итү һәм су җибәрү системаларын, элемтә һәм телекоммуникация чараларын үстерү, газлаштыру күләмен арттыру һәм юллар сыйфатын яхшырту, мәгариф һәм сәламәтлек саклау буенча социаль хезмәт күрсәтүләр алу өчен үтемле шартлар белән тәэмин итү турында бара.

Авыл җирендә йорт сатып алу яки төзү өчен льготалы кредитларны 3 процент ставка белән, авылдагы йорт тирәләрен төзекләндерү өчен инженерия җиһазлары сатып алу өчен кулланучы кредитларын 5 процент ставка белән алырга мөмкин булачак. Шундый ук ставка буенча (5 процент) авылда инженерия һәм транспорт инфратруктурасы төзүче шәхси эшмәкәрләргә һәм оешмаларга да кредитлар каралган.

Шулай ук дәүләт программасындагы чаралар агросәнәгать комплексы эшчеләренә генә түгел, ә төрле тармакта эшләүче авыл кешеләре өчен дә каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100