Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Хөкүмәте авыл ипотекасына өстәмә 1 млрд сум акча бирәчәк
Татарстанда ташламалы ипотекага 5 меңнән артык гариза килеп ирешкән.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Хөкүмәте авыл ипотекасына быел өстәмә 1 млрд сум акча бирәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.
Министр әйтүенчә, ипотека халыкта ихтыяҗ зур булуын күрсәткән. Татарстанда ташламалы ипотекага барлыгы 12,6 млрд сумлык кредитларга 5 меңнән артык гариза килеп ирешкән. «1 июньгә 1 млрд сум күләмендә 503 кредит бирелгән», — диде ул.
«Авыл ипотекасы» программасы буенча ставка 0,1 проценттан 3 процентка кадәр. Ипотеканы авылга күченергә теләгән 21 яшьтән 65 яшькә кадәр һәркем рәсмиләштерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз