news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 3 млрд сум бирде

Аграрийлар лизинг шартларында өстәмә 374 берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы алачак.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга 3 млрд сум акча бүлеп бирде. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аграр ведомство тәкъдиме буенча ил Хөкүмәте резерв фондыннан «Росагролизинг»АҖ дәүләт лизинг компаниясенең устав капиталына Россия Федерациясе кертеме сыйфатында 3 млрд сум бүлеп бирергә карар иткән.

Министрлыкта мондый ярдәм чарасы ташламалы шартларда авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту темпларын тизләтергә һәм лизинг алучыларга – үзебезнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип исәпли.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу акчалар хисабына аграрийлар өстәмә 374 берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы - 221 комбайн һәм сезонлы кыр эшләрен башкару өчен лизинг шартларында 153 трактор алачак.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре ел саен 2 млрд бюджет ярдәме белән 5-6 млрд сумлык авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын сатып ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100