news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте 2020 елга торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешен раслады

Татарстанда тарифлар уртача дүрт процентка артачак.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте төбәкләр буенча уртача алганда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру индексын билгеләде. РФ Премьер-министр Дмитрий Медведев шул хактагы боерыкны имзалаган.

«2020 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча уртача алганда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаның күләмендәге үзгәрешләр индексын расларга», - диелә Хөкүмәт порталында дөнья күргән документта.

Тарифлар 2020 елның икенче яртыеллыгында индексацияләнәчәк. Татарстанда ул уртача 4 процентка артачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар Чечня (6,5 процентка), Кабарда-Балкар (5,4 процентка), Дагыстан (5,2 процентка) һәм Ингушетиядә (5,1 процентка) аеруча артачак.

Шул ук вакытта, Ненец автономияле округында тарифлар - 2,4, Мурманск өлкәсе һәм Пермь краенда 3әр процентка гына күтәрелер дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100