news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте 2020 елга эшсезлек буенча пособиеләр күләмен билгеләде

Пособиенең күләме - 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәте 2020 елга эшсезлек буенча пособиеләр күләмен билгеләде
архив

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган карардан күренгәнчә, киләсе елда Россиядә эшсезлек буенча пособие элеккеге күләмдә калачак. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Пособиенең күләме - 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Карар 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Моңа кадәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарган проекттан күренгәнчә, 2020 елда эшсезлек буенча пособие күләмен арттыру күздә тотылмый.

  • Росстат мәгълүматлары буенча, июнь-август айларында Россиядә эшче көчләр 75,5 миллион кеше тәшкил иткән. Шуларның 3,3 миллионы – эшсезләр, шул исәптән 24 проценты — 25 яшькә кадәрге яшьләр, 18,1 проценты — 50 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр. Эшсезләрнең уртача яше – 35,5.

РИА Новости агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, узган җәй нәтиҗәләре буенча эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Мәскәүдә, иң югарысы Ингушетиядә билгеләп үтелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100