news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәт Татарстанның тагын алты компаниясенә Төркиядән эшчеләр ялларга рөхсәт иткән

Бу хакта хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган карарда әйтелгән.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Төркиядән эшчеләр ялларга рөхсәт ителгән компанияләр исемлеген киңәйтте. Анда Татарстанның алты компаниясе кергән: «Аутоматив Гласс Альянс Рус» АҖ, «Тракья Гласс Рус» АҖ, «Плентмак» ҖЧҖ (барысы да — Алабуга), «Колуман Рус» ҖЧҖ һәм «Тирсан Кардан» (Чаллы), «ЛМР Пласт» (Теләче районы). Соңгы төзәтмәләрне исәпкә алып исемлектә 62 компания исәпләнә. Шул хактагы карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

Төркия гражданнарын эшкә кабул итү рөхсәт ителгән эш бирүчеләр исемлегенә төзелеш, автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, полимер торба һәм фитинглар, сантехника, идәнгә җәя торган материаллар җитештерүче компанияләр һәм оешмалар керүе хәбәр ителә.

2015 елның 28 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия гражданнарын эшкә яллауны вакытлыча кичектерү турында указ имзалаган иде. Әмма 24 декабрьдә РФ Хөкүмәте чикләүләрне йомшартты, 53 компаниягә Төркия гражданнарын эшкә алу хокукын саклады. Аннары бу исемлеккә тагын бер компания өстәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100