Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия гражданлыгына ия булучыларны гражданлыктан мәхрүм итүнең яңа нигезләре расланды
Дәүләт Думасы Россия гражданлыгына ия булучыларны гражданлыктан мәхрүм итү өчен нигезләрне киңәйтүче законны соңгы укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Инициативаның авторлары – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, аның вице-спикеры, Дәүләт Думасының миграция сәясәте комитеты рәисе Ирина Яровая һәм Думаның барлык фракцияләренең җитәкчеләре.
Документ нигезендә, гражданлыктан илнең иминлегенә янаган җинаятьләр кылган кешеләрне мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Сүз шул исәптән террорчылыкны аклау, чит ил структуралары белән хезмәттәшлек итү, нацист символикасын пропагандалау һәм критик мөһим цифрлы инфраструктурага кагылу белән бәйле гамәлләр турында бара.
Закон шулай ук җитди җинаятьләрдә катнашкан (шул исәптән сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган, бигрәк тә балигъ булмаган балаларга карата, шулай ук законсыз миграция оештырган) өчен гражданлыктан мәхрүм итү мөмкинлеген күздә тота. Моннан тыш, экстремизм мотивлары белән яисә террорчылыкны аклау максатында кылган җинаятьләр дә гражданлыктан мәхрүм итүгә китерә ала.
Элегрәк Вячеслав Володин ассызыклаганча, Россия гражданлыгы илнең законнарын, традицияләрен һәм телен хөрмәт итүчеләргә бирелергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз