Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия гимнастлары дөнья беренчелегендә Россия байрагы һәм гимны астында чыгыш ясаячак
Ялларда Мисырда World Gymnastics башкарма комитеты утырышы узды. Аның нәтиҗәләре буенча оешма матбугат хезмәте релиз бастырып чыгарды, анда Россия һәм Белоруссия спортчыларыннан барлык чикләүләр алынды, дип күрсәтелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия спортчылары 2022 елдан бирле санкцияләр астында булды.
2025 елда Индонезиядә узган дөнья чемпионатында безнең гимнастлар нейтраль байрак астында чыгыш ясады.
Быел дөнья беренчелеге 17-25 октябрь көннәрендә Роттердамда (Нидерланд) узачак. Һәм анда россиялеләр үз символикасы белән чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз