news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеоүзәгендә Татарстанга әбиләр чуагы әйләнеп кайтачагын вәгъдә иттеләр

Россия Гидрометеоүзәгендә Татарстанга әбиләр чуагы әйләнеп кайтачагын вәгъдә иттеләр
Солтан Исхаков

Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда алдагы көннәрдә нормадан 6-8 градуска югары температура урнашачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Алдагы көннәрдә Идел буе федераль округында әбиләр чуагы хакимлек итәчәк, температура нормадан 6-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу алдагы ике көндә көндез һава температурасы +14..+18 градус булачак дигән сүз», - дип искәртте метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, суперҗылы (нормадан 7-8 градуска югарырак) һава торышы Урал һәм Көньяк Себер төбәкләрендә дә урнашачак. Моннан тыш, Таймыр, Якутия, Бурятия һәм Байкал артының көньягына да аномаль җылы һава торышы киләчәк.

Элегрәк КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев бу көздә аномаль җылы һава торышының астрономик сәбәпләр аркасында Татарстанга кабат килүе мөмкин түгел дип белдергән иде.

Бүге, 15 октябрьдә, республикада һава температурасының +17 градуска кадәр күтәрелүе, яңгырлар һәм көчле җил көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100