Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Татарстанда август бик эссе булачакмы-юкмы икәнен әйтте
Август аенда Россиянең ун төбәгендә бик эссе һава торышы урнашачак – һава температурасы +40..+43 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итте Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд. Татарстан әлеге төбәкләр исемлегенә кермәгән.
Якын көннәрдә Краснодар крае, Әстерхан, Волгоград, Ростов, Белгород, Курск, Орел, Рязань, Тамбов өлкәләре һәм Ставрополь краенда термометрның терекөмеш баганасы +43 градуска кадәр күтәреләчәк, дип белдерде Вильфанд ТАСС агентлыгына.
Искәртеп узабыз, Татарстанда да август ае эссе һава торышыннан башланды – һава температурасы беренче көннәрдә +36 градуска кадәр җитте. Тулаем алганда, метеорологлар белдергәнчә, республика климатында тотрыксызлык күзәтелә һәм куркыныч табигать күренешләренең саны артуы фаразлана. Моннан тыш, якынча фаразлар буенча, Татарстанда кыш та бик җылы булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз