news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеоүзәге башлыгы Казанда климатик үзгәрешләрдән курыкмаска чакырды

Россия Гидрометеоүзәге башлыгы Казанда климатик үзгәрешләрдән курыкмаска чакырды
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә яшәүчеләр климатның глобаль җылынуын күзәтүне дәвам итә, ул теге яки бу төбәкләргә хас булмаган куркыныч метеорологик күренешләр белән аралашып бара. Бүген Россия Гидрометеоүзәге башлыгы Игорь Шумаков Казанда ачылган коллегиядә журналистларга шулай дип белдерде.

«Бүген Казанда температура +20 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу еш булмыйдыр, мөгаен, әмма соңгы елларда ул тотрыклы рәвештә кабатлана. Быел Россия Федерациясе территориясендә күзәтелгән табигать күренешләрен генә карагыз – су басулар, яңгыр ташкыннары, өермәләр, алар хәтта Мәскәү төбәгендә дә теркәлде, тарихта беркайчан да мондый хәлнең булганы юк иде. Әлбәттә, бу климатның үзгәрүе белән бәйле», - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, галимнәрнең гасыр ахырына кадәр климатның җылынуын күзәтәчәкбез дигән фаразлары әлегә чынга аша.

«Моннан куркырга кирәкми, җайлаша белергә кирәк, хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте дә, Белоруссиядәге коллегаларыбыз да шуның белән шөгыльләнә. Ике илнең Хөкүмәтләре һәм Президентлары әлеге мәсьәләләр хакында һәрвакыт фикер алыша. Иң мөһиме – җайлашу, хәзер без шуның хакында уйларга тиеш», - дип искәртте Шумаков.

Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Метеорология һәм табигый мохитнең пычрануын мониторинглау буенча Союздаш дәүләт комитеты уртак коллегиясенең 78нче утырышы ачылды. Аның эшендә Россия Гидрометеоүзәге, ТР Гидрометеоүзәге, Белоруссия Гидрометеоүзәге, Беларусь һәм Россия Берлегенең Парламент Җыены комиссияләре эшчәнлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100