news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорология үзәгендә җәйнең иң эссе көннәре турында сөйләделәр

Туфракта тупланган җылылык бары тик 20 июльдән соң гына атмосферага чыга башлаячак.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Россиянең урта полосасында иң эссе җәйге көннәр 31 июльдә һәм 1 августта булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән “Российская газета” яза.

Шул ук вакытта ул, 26 июльдән 5 августка кадәр иң җылы декада булачак диде. Белгеч моны “җир өслеге кояштан җылына, җылыны аска, коры катламга бик акрын җибәрә”, дип аңлатты. Бары тик 20 июльдән соң гына ул үзендә тупланган җылыны атмосферага чыгара башлый, диде Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе.

Вильфанд җәйге кояш торгынлыгы узуын һәм хәзер Рака Тропигында булган Кояш экваторга күчә башлаячагын да әйтте. Димәк, Төньяк ярымшарда көн озынлыгы кыскара, һәм төн озыная дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100