news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Гидрометеорология үзәге сентябрьдә җылы һава торышы фаразлый

Ил территориясенең күпчелек өлешендә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең якынча фаразына караганда, Россиянең Европа һәм Азия өлешендә сентябрьдә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Көзнең беренче ае Мәскәүдә, Уралда, Себердә, Якутиядә, Чукоткада, Камчаткада һәм Забайкальеда җылырак булачак. Алтайда уртача һава температурасы нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә, дип билгеләп үтә басма.

Моннан тыш, «Илнең Европа территориясе көньягының күпчелек өлешендә явым-төшем күп еллык уртача күрсәткечтән кимрәк булыр дип фаразлана», - дип сөйләде синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot