news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорология үзәге Себердән килә торган кар штормы турында кисәтә

22 һәм 23 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозылуы ихтимал.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Себернең төньягында барлыкка килгән түбән басымлы көчле циклон Себер, Урал, шулай ук Россиянең Европа өлешенең төньягында, көнчыгыш һәм үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясаячак. Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина  шул хакта сөйләгән. Бу турыда “Российская газета” яза.

Циклон белән бергә көчле җил киләчәк һәм кар явачак. 23 ноябрьдә кайбер төбәкләрдә җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрдан узарга мөмкин, дигән басма әңгәмәдәше.

“Татар-информ” агентлыгы Татарстанда бүген урыны белән буран булачагын хәбәр иткән иде. Төньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә, 22 ноябрьдә, республиканың күпчелек районнарында кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җилнең тизлеге секундына 19 метрга җитәргә мөмкин.

23 ноябрьдә җил тагын да көчәя – аның тизлеге секундына 21 метрга җитәчәк.

Күпчелек районнарда буран көтелә. Бозлавык һәм кар көртләре күзәтеләчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100