news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорология үзәге кояш нурланышының югары дәрәҗәдә булуы турында кисәтә

Ультрашәмәхә нурланыш көчле булганңа махсус крем кулланырга һәм төшке сәгатьләрдә күләгәдә торырга кирәк.

Россия Гидрометеорология үзәге кояш нурланышының югары дәрәҗәдә булуы турында кисәтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Ун көн дәвамында Россиянең Европа территориясендә һәм илнең Азия өлешендәге кайбер төбәкләрдә кояштан килгән ультрашәмәхә нурланыш индексы югары һәм бик югары булачак. Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер кояш энергетик яктан бик бай, чөнки ул Җирдән минималь ераклыкта тора. Тагын ун көн дәвамында җәйге кояш торгынлыгы вакыты күзәтелә», - дип аңлатты метеоролог.

Шуңа бәйле рәвештә, тузансыз һәм дымсыз, болытлар булмаган коры һава шартларында ультрашәмәхә индексы арта, дип өстәде Вильфанд.

Синоптик сүзләренчә, ультрашәмәхә нурланышның бик югары һәм югары дәрәҗәсе Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларда, Үзәк округның күпчелек төбәкләрендә булачак. Моннан тыш, ультрашәмәхәнең югары һәм бик югары дәрәҗәсе Себернең көньягында күзәтеләчәк.

Ультрашәмәхә нурланыш индексының кеше өчен куркыныч дәрәҗәсе буенча биш градация бар: түбән, урта, югары, бик югары һәм экстремаль. Ультрашәмәхәнең югары индексы вакытында кояш нурларыннан саклаучы крем кулланырга һәм төшке сәгатьләрдә күләгәдә торырга һәм озын җиңле кием кияргә кирәк. Экстремаль индекс булганда, төш вакытында урамга бөтенләй чыкмаска киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100