news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорология үзәге Көньяк Уралда рутений-106ның югары концентрациясен ачыклады

Чиләбе өлкәсенең Ибрагимово бистәсендә, шулай ук Уфаның Дим бистәсендә һәм Бөгелмәдә (Татарстан) югары күрсәткечләр теркәлгән.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Гидрометеорология үзәге Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» комбинаты янында рутений-106ның югары концентрациясен ачыклаган. Бу хакта «Дождь» телеканалы хәбәр итә.

Гидрометеоүзәктә билгеләп үтүләренчә, биредә сүз атмосфераның «гаять югары дәрәҗәдә пычрануы» хакында сүз бара. Чиләбе өлкәсенең Ибрагимово, Новогорный, Худайбердинск, Метлино бистәләрендә, шулай ук Уфаның Дим бистәсендә һәм Бөгелмәдә (Татарстан) югары күрсәткечләр теркәлгән.

«Россия гидрометеоүзәгенең соңгы белдерүләрен исәпкә алып, «Росатом» дәүләт корпорациясе «Маяк» химия комбинаты яки башка предприятиеләрдәге вакыйгалар турындагы мәгълүматларны җентекләп тикшерергә һәм бастырып чыгарырга тиеш», – диелә «Гринпис» сайтындагы хәбәрдә.

Франция Атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы институты белгечләре моннан алдарак сентябрь уртасында Идел һәм Урал арасындагы атом-төш объектындагы авария хакында хәбәр иткән иде. Нәкъ менә шул сәбәпле, Европа территориясендә рутений-106 радиоактив болыты хасил булган.

«Росатом» дәүләт корпорациясендә бу белдерүне кире кактылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100