Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Гидрометеорология үзәге аномаль салкыннар турында кисәтте
Эссе һава торышын билгели торган антициклонның көнбатышка китүе аркасында, көннәр суытачак.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгенә аномаль салкыннар киләчәк, температура фоны хәзергесе белән чагыштырганда ун градуска кимиячәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
Метеоролог моны җәйге кояш торгынлыгы вакытында бик эссе һава торышын билгели торган антициклонның гадәттәгечә көнчыгышка түгел, ә көнбатышка күчүе белән бәйле дип аңлатты.
Хәзер антициклон Каспий диңгезеннән Мәскәү аркылы Скандинавиягә күчә. Шуңа күрә, ул күчкәч, шимбә, 20 июньдә салкын һава киләчәк.
Моннан тыш, аномаль салкын һава торышы нормадан алты градуска түбән булачак, Урал һәм Себернең кайбер төбәкләрендә урнашачак. Монда сүз Томск, Омск, Төмән һәм чиләбе өлкәләре турында сүз бара, диде Вильфанд.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз