news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеорология үзәге кабат салкын һава торышы урнашу турында аңлатты

Россия Гидрометеорология үзәге кабат салкын һава торышы урнашу турында аңлатты
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Майның беренче декадасында Россия төбәкләрендә көтелә торган һава торышы бу чорга түгел, ә апрель башына хас. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде, дип хәбәр итә РБК.

«Актуаль фактик температура үзенең климатик үсешеннән бер айдан артыкка калыша», - диде метеоролог.

Вильфанд сүзләренчә, алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлеше үзәгендә, Идел буенда һәм Уралда температура нормадан 4-6 градуска түбәнрәк, ә киләсе атна уртасыннан 6-8 градуска түбән була.

Синоптик салкынайтуны «Төньяк Боз океанының бик салкын акваторияләреннән, Карск диңгезеннән, хәтта Лаптевлар диңгезеннән, Яңа Җир архипелагыннан» арктик һава массаларының күчүе белән аңлатты.

«Россиянең көнбатыш чикләреннән Енисейга һәм Красноярск краена кадәр диярлек, шулай ук Үзәк федераль округ, Идел буе, Урал, Көнбатыш Себердә - һәркайда салкын», - диде ул. Шулай итеп, Россиянең көньягында да (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә -3 градуска кадәр, Ставрополь краенда -1 градуска кадәр) кырау төшәргә мөмкин .

Россия Гидрометеорология үзәге Үзәк федераль округ төбәкләрендә кырау төшү сәбәпле, һава торышы начарлануы турында кисәтү игълан итте. Соңрак Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге туфракта -8 градуска кадәр кырау көтелүе турында кисәтте.

Татарстан метеорологлары мәгълүматлары буенча, майның беренче декадасында төбәктә һава температурасы нормадан 6 градуска түбәнрәк була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100