news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Гидрометеорология үзәге Әлмәтне һавасы пычрак булган шәһәрләр исемлегенә кертте

Россия Гидрометеорология үзәге Әлмәтне һавасы пычрак булган шәһәрләр исемлегенә кертте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлмәт каласы 2023 елда һаваны пычрата торган матдәләр күләме 10 тапкыр артып киткән Россиянең 30 шәһәре арасына керде.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстанның нефть башкаласында сероводород концентрациясе бик югары.

Сероводород концентрациясе югары булган шәһәрләр исемлегенә шулай ук Чита, Самара, Селенгинск һәм Новодвинск кергән. Исемлектәге башка шәһәрләрдә бензапирен һәм күкерт диоксиды концентрациясенең югары булуы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot