Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Геройлары Питрәчтә искә алу митингында катнашты
Россия Федерациясе Геройлары Валерий Куков һәм Николай Осыковый искә алу митингында катнашты. 2 номерлы Питрәч мәктәбендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган махсус хәрби операция катнашучысы Алексей Кирюшин истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Хәрби хезмәткәр каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. «Бу орденны ядкарь итеп саклагыз», - дигән сүзләр белән хәрби хезмәт ветераны Фәрит Вәлиев бүләкне Алексей Кирюшинның әнисенә тапшырды.
Алексей Кирюшин 1978 елның 24 декабрендә Питрәч авылында туа. Ул өч уллы гаиләдә өлкән бала була, шуңа күрә энеләре өчен җавап бирә, аларны яклый, малайларга терәк була. Башта район үзәге 1 номерлы мәктәбендә укый, аннары 2 номерлы мәктәпкә күчә. Чыгарылыштан соң Ленино-Кокушкино урта һөнәри техник училищесына укырга керә. Аннары егетне армиягә алалар. Ул рядовой укчы булып хезмәт итә. Кайткач өйләнә, 22 яшендә әти була. Төзүче булып эшли, кулы бөтен эшкә ята торган була. Махсус операциягә мобилизация буенча китә.
Алексейның энесе Денис сүзләренчә, абыйсы повестканы тыныч кабул иткән. «Чакырганнар икән – димәк, барырга кирәк. Качып йөрергә түгел бит инде! Безнең һәркайсыбыз Туган ил алдында бурычлы. Абый бурычын үз гомере бәрабәренә үтәде. Шалтыратышкан чакта андагы хәлләр турында сөйләми иде. Аның хәле, сәламәтлеге турында сөйләшә идек. Бар да яхшы, дип җавап бирә иде гел. Ул һәрвакыт батыр булды, беркайчан зарланмады», - дип сөйләде Денис.
Рядовой Кирюшин 2023 елның 26 маенда Донецк Халык Республикасы территориясендә пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүменнән соң һәлак булды. Аңа 44 яшь иде. Алексейны ул махсус операциядә хезмәт иткән чакта авырудан үлгән хатыны янында җирләделәр. Хәрби хезмәткәр, гаилә хәле буенча ял алып, хатынын җирләргә кайта алган булган. Ул алгы сызыкка кире кайтканнан соң ике көн үткәч һәлак булды. Кирюшиннарның 25 яшьлек уллары калды.
Искә алу митингында шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре һәм муниципалитет «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Физәлия Никитина катнашты. Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов әни кешегә илнең чын патриоты булган улы өчен рәхмәт белдерде.
«Алексей Кирюшин хәрби бурычын намус белән һәм лаеклы үтәде. Аның истәлеген йөрәгебездә мәңгегә саклаячакбыз. Ватан өчен, киләчәк буыннарның тыныч тормышы өчен гомерен биргән батыр хәрбиләребезне беркайчан онытмаячакбыз», - диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Питрәч районына үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүне максат итеп куйган Россия Геройлар ассоциациясе делегациясе килде. Делегация составында Россия Герое, гвардия полковнигы, Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү фонды рәисе, Төньяк Осетия Республикасы парламенты депутаты Валерий Куков һәм Россия Герое, полковник, очучы-сынаучы, техник фәннәр кандидаты Николай Осыковый бар иде. Алар мәктәп укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. Кунаклар шулай ук Ленин музеенда булды.
Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз