news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Геройлары һәм махсус операция хәрбиләре уку йортларына беренче чиратта алыначак

Быел 1 сентябрьдән Россия Геройлары, махсус хәрби операция хәрби хезмәткәрләре һәм аларның балалары урта махсус уку йортларына беренче чиратта укырга алыначак. Әлегә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының әлеге боерыгы коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта әйтелгәнчә, төзәтмәләр урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларда укырга керү гаризаларын кабул итү һәм теркәү буенча хезмәт күрсәтү регламентына кертеләчәк. Мондый учреждениеләргә техникумнар, көллиятләр һәм училищелар керә.

Исемлектә аталган затлар, мәктәп программасын үзләштерү нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә, беренче чиратта укырга алыначак.

Исемлектә түбәндәге затлар санала:

– Россия Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар;

– махсус хәрби операция зонасында яки аның белән чиктәш районнарда хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре;

– өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар, шулай ук фронтка үз теләге белән китүчеләр;

– 2014 елның 11 маеннан Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби формированиеләре яки халык милициясе сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар;

– махсус хәрби операциянең икенче, өченче һәм дүртенче пунктларда аталган хәрби хезмәткәрләренең балалары;

– хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен башка дәүләтләргә җибәрелгән затларның балалары;

– хезмәт бурычларын үтәгәндә COVID-19дан һәлак булган медицина хезмәткәрләренең балалары.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100