news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Геройлары Баксиков һәм Алыков Алексеевск районында Батырлык дәресе үткәрде

Россия Геройлары Баксиков һәм Алыков Алексеевск районында Батырлык дәресе үткәрде
Фотоны Елена Ахманаева тәкъдим итте

Алексеевскиның 2нче урта мәктәбендә «Геройларның хәтер вахтасы» кысаларында Батырлык дәресе узды, анда Россиянең ике Герое – махсус хәрби операциядә катнашучы, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков һәм әфган сугышында катнашкан очучы-сынаучы Марат Алыков та чакырылган иде.

Актлар залында кунакларны районның өч мәктәбе укучылары каршы алды. Алар активлык күрсәтте һәм кунакларга бик күп сораулар бирде. Әлеге югары исемнәрнең нинди хезмәтләр өчен бирелүе аларны аеруча кызыксындырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Марат Алыков челюскинчыларны коткару операциясендә катнашкан Советлар Союзы Геройлары, очучылар Михаил Водопьянов һәм Анатолий Ляпидевский турында документаль фильм күрсәтте. Әлеге фильм балаларга очучыларның нинди кыенлыклар белән очрашуын аңларга ярдәм итте.

Аннары Алыков биографиясе, хезмәте турында сөйләде һәм мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирде.

Баксиков балалар белән әңгәмә вакытында үз илеңнең тарихын белү мөһимлегенә басым ясады. Аның сүзләренчә, туган илгә мәхәббәт нәкъ менә тарихны өйрәнүдән башлана.

«Патриотизм ил тарихыннан башлана. Элек ниләр булганын белеп, без хәзерге вакытта әйләнә-тирәбездә барган вакыйгаларга объективрак бәя бирә алабыз. Без дошманны һәм үзебезнекеләрне ачык күрәбез, төрле хәлләрнең сәбәпләрен аңлыйбыз һәм кем хаклы, кем юк икәнен үзебез хәл итә алабыз», - дип искәртте ул.

Батырлык дәресеннән соң кунаклар мәктәп активы белән танышты һәм белем йортындагы патриотик эшчәнлек белән танышты.

Рәсим Баксиков һәм Марат Алыков саубуллашканда мәктәпнең мактаулы кунаклары китабында фикерләрен һәм теләкләренә калдырды, укучылар белән фотога төште.

Россия Геройлары Биләр авылындагы «Яшь армияче» яшүсмерләр клубында да булды, Рәсим Баксиков кайчандыр аның эшендә катнашкан булган. Анда яшь ватанпәрвәрләр белән аралаштылар, туган илеңне ярату һәм саклау ни өчен мөһим булуы турында фикерләре белән уртаклаштылар.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Елена Ахманаева катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100