news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Сафиуллин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Хәмидуллин янына барган

Россия Герое Айнур Сафиуллин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында катнашкан 102 яшьлек Фатыйх Хәмидуллин янына барган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Telegram-каналы хәбәр итә.

Фатыйх Хәмидуллин тумышы белән Буа районыннан. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Telegram-каналы

Гвардия майоры Айнур Сафиуллин 1995 елның 17 мартында Казанда туган. Аның әтисе сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кандагар янында хезмәт иткән. Айнур әтисе эзләре буенча киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot