news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин Уфада ярышларда 115 кг авырлыкта штанга күтәргән

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин Уфада ярышларда 115 кг авырлыкта штанга күтәргән
Фото: Рөстәм Сәйфуллинның шәхси архивыннан

21-22 ноябрь көннәрендә Уфада «Ватанны саклаучылар Кубогы» төбәкара комплекслы физкультура чарасы уза. Ярышларда Россия Герое, полковник Рөстәм Сәйфуллин да катнаша. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, авыр яраланганнар арасында ярышларда катнашырга килдем. Биредә Урал, Идел буе федераль округларыннан 130 лап кеше катнаша. 115 кг авырлыкта штанга күтәрдем», - дип сөйләде ул.

Шулай ук, Рөстәм Сәйфуллин аяксыз калган ветераннар белән утырган килеш волейбол уенында катнашканын әйтте.

Спортчылар пауэрлифтинг (яткан җирдән күтәрү), армрестлинг, җәядән атыш, пуля атышы, өстәл теннисы кебек ярышларда катнаша.

Җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы 22 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә узачак. Чараны ябу тантанасы «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында үтәчәк. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

  • «Интертат» РФ Герое Рөстәм Сәйфуллин белән интервью эшләгән иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot