news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин «Мәскәү–Татарстан күпере» яшьләр форумында спикер була

13 апрельдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында 14:30 сәгатьтә «Мәскәү–Татарстан күпере» IX Мәскәү яшьләр форумы узачак.

Форумда Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин да спикер була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итәләр.

«Минем ике гаиләм бар. Беренчесе – хатыным һәм балаларым, икенчесе – минем полкым. Шуңа күрә яраланганнан соң кабат алгы сызыкка кайтырга ашыктым», - ди Рөстәм Сәйфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100