news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин «Әл-Фәхр» мактау ордены белән бүләкләнде
Фото: https://dumrf.ru

4 мартта Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узган тантаналы ифтарда Россия мөселманнары лидеры, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Герое, полковник Рөстәм Сәйфуллинга I дәрәҗә «Әл-Фәхр» мактау орденын тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнарының әлеге бүләге геройга «туган илгә намуслы хезмәте, күрсәткән батырлыгы, югары патриотизмы һәм эшенә тугрылыгы, Россия мәнфәгатьләрен яклауда үз бурычын үтәүче хәрбиләрнең милләтара һәм динара бердәмлеген ныгытуга керткән зур өлеше өчен» тапшырылды.

Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин мөфти Гайнетдингә китабын бүләк итте һәм хәрбиләргә рухи ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча узган, Ватанны саклаучылар елына багышланган тантаналы ифтарга хәрбиләр, башкарма һәм закон чыгару органнары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар җыелды. диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot