news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рөстәм Мурадов Көнчыгыш хәрби округының яңа командующие итеп билгеләнде

Көнчыгыш хәрби округының яңа командующие итеп Россия Герое Рөстәм Мурадов билгеләнде. Кайнар нокталарда - Сирия һәм Чечняда алган тәҗрибәсе яңа вазифада алдында торган бурычларны башкарырга ярдәм итәчәк, дип яза  Дагыстан башлыгы Сергей Меликов үзенең Телеграм-каналында.

«Безнең якташыбыз, Россия Герое Рөстәм Усманович Мурадов Көнчыгыш хәрби округы командующие итеп билгеләнде», диелә хәбәрдә.

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, Көнчыгыш хәрби округ - илдә хәрби состав буенча иң куәтлеләрнең берсе. Шуңа күрә Мурадов кебек стратег, лидер һәм батыр көрәшчене билгеләү дөрес карар булды.

«Бу батыр кеше белән дус булуым белән горурланам», - диде Меликов.

Рөстәм Мурадов Россия Герое исемен 2017 елда Сириядә хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен алган, анда ул хәрби киңәшче сыйфатында булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100