news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рәсим Баксиков хөрмәтенә туган ягында мактау тактасы ачылды

Россия Герое Рәсим Баксиков хөрмәтенә туган ягында мактау тактасы ачылды
Фото: Елена Ахманаева

Алексеевск районы Биләр авылында Россия Герое Рәсим Баксиков хөрмәтенә мактау тактасы ачылды. Аны булачак хәрби йөргән «Юнармеец» яшүсмерләр клубы бинасында урнаштырганнар.

Тантаналы ачылышта Рәсим Баксиков үзе, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов катнашты. Тактаны ачу хокукы шулай ук Рәсим Баксиковның остазы, «Юнармеец» клубы директоры Андрей Чугуровка бирелде.

«Без героебызның истәлеген мәңгеләштерү турында озак уйладык һәм яшүсмерләр клубы бинасына истәлек тактасы урнаштырырга карар кылдык. Чөнки үзенең хәрби батырлык башлангычларын ул нәкъ менә монда алган. Рәсим Баксиков — Алексеевск районындагы беренче Россия Герое. Биредә яшүсмерләр клубына йөрүче балалар бар, герой тарихы сезнең барыгыз өчен дә тормыш юлында ориентир булыр дип өметләнәбез», — диде район башлыгы Сергей Демидов.

Рәсим Баксиков үзенең сәламләү сүзендә күрсәткән хөрмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. «Мин хәзер кичергән хисләрне белдерү өчен сүзләр җитми. Казанышларымны таныганыгыз өчен зур рәхмәт. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булганнарның барысы да — шулай ук каһарманнар. Ватанны саклап, алар лаеклы көрәшә. Аларга өйләренә исән-сау кайтуларын телим», — диде Баксиков.

Истәлек тактасы яшь армиячеләргә һәм авыл халкына якташларының батырлыгы турында искә төшереп торачак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Материал Елена Ахманаева катнашында әзерләнде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100