Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Герое Рәсим Баксиков: Хәзрәтләр психологлардан яхшырак
Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков булып китте. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Сүз социальләштерү – махсус хәрби операция ветераннарына рухи ярдәм күрсәтү турында барды. Рәсим Баксиков бу мәсьәләдә дин әһелләренең ролен ассызыклады. «Хәзрәтләр психологлардан яхшырак», – диде ул.
Камил хәзрәт Россия Героена мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эшчәнлеге: гуманитар ярдәм җыю өчен мәчетләр каршындагы волонтерлык пунктлары, Диния нәзарәте делегацияләренең даими командировкалары, полк имамнары, күчмә һәм блиндаж мәчетләр һ. б. турында сөйләде.
Җитәкчеләр махсус хәрби операция ветераннарын социальләштерү темасын үстереп, аларны спортка һәм мөфтияттә даими оештырыла торган спорт ярышларына җәлеп итү мөмкинлеге турында фикер алышты. Камил хәзрәт кунакка «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең спорт залын күрсәтте, анда ул барлык теләүчеләр өчен түләүсез күнегүләр үткәрә.
Моннан тыш, Мөфти Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең «Приют человека» проекты дирекциясе белән хезмәттәшлек кысаларында аз керемлеләргә һәм, аерым алганда, йортсыз-җирсезләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча хәйрия эшчәнлеге турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз