news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстанның Алексеевск районы мактаулы гражданины булды

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстанның Алексеевск районы мактаулы гражданины булды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Герое Рәсим Баксиковка Алексеевск районының мактаулы гражданины исеме бирелде. Муниципалитет советы утырышында район башлыгы Сергей Демидов аңа тасма һәм диплом тапшырды.

Докладында ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде.

«Илебезгә булган җитди чакырулар тормышның барлык өлкәләренә йогынты ясады. Районыбызда туып-үскән 200дән артык кеше көн саен алгы сызыкта хәрби бурычларын җиренә җиткереп үти. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Алексеевск халкы безнең хәрбиләргә актив ярдәм итә. Безнең яклаучыларның гаиләләре аерым игътибар үзәгендә тора», - дип хәбәр итте район башлыгы.

Искәртик, Россия Герое - Алексеевск районының Биләр авылыннан өлкән лейтенант. Махсус хәрби операция зонасында Монолит кушаматлы танкист буларак билгеле. 6 июньдә Запорожье юнәлешендә Россия танкы дошманның сигез броньлы машинасы белән берүзе көрәште, алар арасында ике танк бар иде. Бәрелеш 30 минуттан артык дәвам итте - аны артиллерияне коррекцияли торган хәрбиләр дрон ярдәмендә төшереп алган. Экипажның барлык әгъзалары Россия Геройлары булды - бүләкләрне Россия Президенты Владимир Путин тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100