news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Рәисе юлламасындагы төп мәсьәләләрне атады

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Рәисе юлламасындагы төп мәсьәләләрне атады
Фото: «Татар-информ» архивы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстанда киләсе ел – Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков бу җәһәттән үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Татарстан Рәисе юлламасында – халыкны эш белән итү дә төп мәсьәлә булды. Хезмәт урынннарында кадрлар проблемасы бар, әлбәттә. Мин үзем әлеге вазыйфам буенча махсус хәрби операция, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына социаль гарантияләр һәм эш белән тәэмин итү өчен җаваплымын. Шуңа күрә, бу минем өчен көн кадагындагы бурыч. Ветераннарыбыз үзләрен беркайчан да кирәксез тоймасыннар өчен эшләргә тиешбез, аларга ярдәм итү мөһим эш. Һәр ветеран үзенең социаль статусыннан кәнәгать булырга һәм кирәк булса – эшле булырга тиеш», – дип белдерде Россия Герое.

Әңгәмәдәш шулай ук хезмәт батырлыгы хакында да фикерләрен ирештерде.

«Татарстанда һәръяклап социаль ярдәм чаралары дәвам итә. 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүенә мин бик уңай карыйм. Бу яшь буын өчен генә түгел, бөтен җәмгыятебез өчен аерым бер әһәмияткә ия. Әйдәгез, Совет дәвере чорларын искә төшереп алыйк, хезмәт – зур дәрәҗә, ә хезмәт кешеләрен иң югары пьедесталга күтәрәләр иде. Мин җир эшкәртеп эшләүчеләрне хөрмәт итәм, аннары фән, сәнәгать һәм башка тармакларда хезмәт куючылар да олы ихтирамга лаек. Нәкъ алар безнең төбәктә яшәеш дәрәҗәсен күтәрә», – дип ассызыклады ул.

Баксиков билгеләвенчә, яшь буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү – һәрвакыт комплекслы хезмәт. Монда мәктәп, Мәгариф һәм Яшьләр эшләре буенча министрлыклар бердәм рухта эш итсә генә, теләгән нәтиҗәгә ирешеп була. Шулай ук баланың никадәр ватанпәрвәр булып үсүе өчен ата-аналар да җаваплы, дигән фикерләрен җиткерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot