news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Дәүләт Советы депутаты булырга карар кылган

Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Дәүләт Советы депутаты булырга карар кылган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Герое, Украина Кораллы көчләре техника колоннасын юк иткән легендар танк экипажы әгъзасы Рәсим Баксиков Татарстан Дәүләт Советы депутаты булырга карар кылган

«Әйе, чыннан да, бүген мин Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен документлар тапшырырга җыенам», - диде Рәсим Баксиков «Татар-информ» агентлыгына.

Искәртеп узабыз, 26 мартта праймериз башланды, ул 26 майда төгәлләнә. Быелгы процедураның үзенчәлеге шунда – праймеризда җиңгән һәркем «Бердәм Россия» партиясе тарафдары яки әгъзасы статусын алырга тиеш.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстенлекләр бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100