Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Герое Рәсим Баксиков: «Татар-информ» 35 ел Татарстанның уңышлары турында сөйли
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады һәм агентлык яңалыкларын даими укуы, вакыйгалардан хәбәрдар булуы турында сөйләде.
«Татар-информ» белән мин беренче тапкыр 2017 елда таныштым. Мин агентлык материалларын даими укыдым һәм республикада барган вакыйгалар белән танышып бардым. Махсус хәрби операциядән кайткач, басма һәм коллектив белән якынрак таныштым. Үз эшчәнлегем белән бәйле рәвештә мин вакыйгадан хәбәрдар булырга тиеш һәм «Татар-информ» миңа бу эштә ярдәм итә», - дип уртаклашты ул.
Россия Герое республика районнары үсеше, армиягә язгы һәм көзге чакырылышлар турындагы яңалыкларны еш укыганы турында сөйләде.
«Татар-информ» миннән махсус хәрби операция зонасында булганда интервью алган беренче мәгълүмат чарасы булды», - дип искә төшерде Россия Герое. Искәртик, танк экипажының легендар батырлыгы турында билгеле булганнан соң иде, аның .составында Рәсим Баксиков та бар иде.
Баксиков җитәкчелегендәге танк экипажы дошман техникасы колоннасын юк иткәндә төшерелгән видео 2023 елның җәендә интернетта таралды. Тиздән танкистларга Донецк Халык Республикасы Герое йолдызын тапшырдылар, ә шуннан соң Россия Президенты Владимир Путин аларга Россия Герое исемен бирде.
«Агентлыкны 35 еллыгы белән котлыйм. «Татар-информ» 35 ел Татарстанның уңышлары, авыл хуҗалыгы кырларында, сәяси мәйданда, икътисадта һәм иҗтимагый тормышта ниләр булуы турында сөйли. Эшегез өчен зур рәхмәт сезгә!» - диде Рәсим Баксиков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз