Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Ул Оренбург трактында 136 нчы мәктәптә 285 нче сайлау участогына килгән.
Өлкән лейтенант Рәсим Баксиков легендар батырлыгы өчен Россия Герое исемен алды. 2023 елның җәендә ул танк экипажы составында Украина Кораллы Көчләренең ун берәмлек техникасын – ике танк һәм сигез бронь машинасын юкка чыгара. Аның танкы бәрелешкә кергән күренешле видео Интернетта таралды.
Саклану министрлыгында, колонна белән бәрелешә кадәр, өлкән лейтенант Баксиков җитәкчелегендәге танк экипажы артиллерия уты астында калганын, механик-йөртүче шуның аркасында яраланганын сөйләделәр.
Монолит хәрби кушаматлы хәрби яралы сугышчыны танктан эвакуацияләп, аңа беренче ярдәм күрсәткән. Аннары ул механик-йөртүчене алдынгы медицина төркеменә тапшырып, үзе аның урынына утырган. Экипажга торак пунктны чистартырга команда бирелгән. Килеп җитәрәк алар домашнны күреп, сузмастан бәрелешкә керә.
Бәрелеш видеосы интернетта пәйда булды. Аны күргән күпләр: «Мондый хәләр компьютер уеннарында гына була ала дип уйлый идек», – дигән. Алай гына да түгел, Баксиков хәрби кушаматын нәкъ менә компьютер уеныннан алган булып чыкты.
«Ни өчен Монолит кушаматы? Ике версия бар. Рәсми булмаганы буенча, миңа яшь чакта «S.T.A.L.K.E.R Тень Чернобыля» уены ошый иде. Бу фаҗига турында күп белүемнең сәбәпләренең берсе шул. Уенда иң кыю, курку белмәс сугышчылары белән «Монолит» группировкасы бар иде», – дип сөйләде ул РФ Прокуратурасы университеты филиалы – Казан юридик институтында батырлык дәресендә.
- Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз